Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 февраль , 23:54

Кан төркемең нинди - холкың шундый

Галимнәр меңләгән кешене тикшереп, түбәндә язылган нәтиҗәгә килгән.

Холкың нинди булуын кан төркемеңә карап белеп була
Холкың нинди булуын кан төркемеңә карап белеп була

I төркем.

 Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба хәрәкәт итү өчен юнәлеш сайлый беләсез. Үз көчегезгә ышанасыз, хискә бирелүчән. Ләкин йомшак ягыгыз да бар: сез бик көнчел һәм җитмәсә тәкәббер дә.

II төркем.

 Сез тынычлык һәм тәртип яратасыз. Башка кешеләр белән килешеп эшлисез. Моннан тыш, сизгер, сабыр һәм рәхим-шәфкатьле. Йомшак ягыгыз – кирелек һәм ял итә белмәү.

III төркем.

 Сез чын индивидуалист, үзегезгә ничек ошый — шулай эшлисез. Теләсә, нәрсәгә җиңел яраклашасыз, хәрәкәтчән, хыялый. Ләкин бәйсез булырга теләвегез кайвакыт артыкка китеп, начар сыйфатка әйләнүе бар.

IV төркем.

 Сез тыныч һәм басынкы, гадәттә башкалар сезне ярата һәм үзләрен сезнең янда яхшы хис итә. Сез аларның күңелен ача беләсез. Бер үк вакытта башкаларга карата гадел дә. Ләкин кайвакыт сез артык кискен буласыз, моннан тыш, озак икеләнәсез һәм карарны бик авыр кабул итәсез.

Читайте нас