Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 февраль , 11:48

Арт шәрифләр матур булсын дисәгез...

Урындыкта күп утырмагыз.

Арт шәрифләр матур булсын дисәгез...
Арт шәрифләр матур булсын дисәгез...

Терапевт Сюзанна Уайли офис янбашлары эффекты барлыкка килүен офис урындыгында озак утыру сәбәпле аларның формасы тигезләнүен аңлатты. Аның сүзләрен Metro басмасы тапшыра.

Хәрәкәтсез озак утыру чыннан да арт санның формасын үзгәртергә сәләтле, ди Уайли . "Мускуллар, шул исәптән янбаш мускуллары, физик яктан активрак булган кешеләр мускуллары белән чагыштырганда көчсез  яки актив түгел. Чөнки  янбаш мускуллары хәрәкәтләнгәндәге кебек актив кулланылмый", - дип аңлатты ул.
Физиологик күзлектән караганда, янбаш мускуллары хәрәкәтләнү, басып тору, йөрү һәм янбаш һәм билне тотрыкландыру өчен билгеләнгән. Әгәр дә кеше көннең күп өлешен утырса һәм торып йөрергә  яки позасын алыштырырга теләмәсә, бу мускуллар актив эшләми һәм вакыт үтү белән тигезләнә башларга мөмкин, дип кисәтә Уайли. "Тикшеренүләр шулай ук озак вакыт утырып яшәү рәвеше йөрәк-кан тамырлары системасының эш сәләте кимү һәм матдәләр алмашы бозылу куркынычы арту кебек сәламәтлек белән җитди проблемаларга бәйле булуын раслады.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас