Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 февраль , 11:27

Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәгән. Ул Коръән ашларына яки өй туена идеаль бүләк дип әйтергә мөмкин. Өлкән буынга еш кына шәмаил яки шәмаилле стена сәгате бүләк итәләр. Шәмаил интерьер бизәге генә түгел, ә тирән мәгънәле әйбер, аңарда милләтебез һәм динебез чагыла.

Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста

ЗИННӘТУЛЛИНА Ләйсән Шамил кызы – эпоксид сумала коеп матур шәмаилле картиналар, сәгатьләр эшләүче оста.

Тумышы белән Ярмәкәй районыннан ул. Ике кызның әнисе. Югары психологик белемгә ия. Уфа районының Шмидт авылына моннан ике ел элек күченеп килгәннәр. Моңа кадәр Стәрле-башта яшәгәннәр. Тормыш иптәше – эксперт-криминалист, полиция майоры. Ләйсән үзе дә полициядә кадрлар бүлегендә хезмәт иткән.

– Сез мондый матурлыкны ясау белән ничек шөгыльләнә башладыгыз?

– Декретка чыкканнан соң, мин кул эшләре белән шөгыльләнә башладым. Кул эшләреннән әкренләп балалар чараларын шарлар белән бизәүгә күчтем. Һәм миндә полициядәге эшемә башка чыкмау теләге туды. Шундый теләк булса да, декреттан соң мин барыбер кире полициядәге эшемә кайттым. Ләкин моның барыбер минеке бул-мавын, балаларым белән булырга һәм яраткан эшем белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Һәм ирем мине хуплады. Уфа районына күченгәч, мавыгып китеп, эпоксид сумала белән шөгыльләнә башладым.

– Эпоксид сумала иҗат өчен шактый катлаулы материал – ул тиз ката.

– Эпоксид сумаланы мин кайвакыт хәтта чын хатын-кыз белән чагыштырам. Чөнки ул бик сизгер. Аңа игътибар үзәгендә булу мөһим, аңа мәхәббәт, яхшы кәеф белән якын килергә кирәк. Һәм аны яратырга. Шулай иткәндә генә ул сиңа буйсына.

Мин интернет киңлекләрендә эпоксид сумала белән эшләүне карап-күзәтеп бардым, ул эшләнмәләр миңа шулкадәр ошады. Шулай ук үз куллары-быз белән төзегән, бөтен җаныбызны шунда салган яңа йортка күчүебез дә аерым роль уйнады: миндә үз өем өчен шәмаил эшләү фикере туды. Мин бу җәһәттән материаллар эзләдем, состав, методларны, эш техникасын өйрәндем. Шуннан барлык материалларны сатып алдым да мастер-класс эзли башладым. Миңа ул бер генә булса да техниканы өйрәнү өчен мөһим иде. Чөнки өйрәнә һәм ул өлкәгә тирәнәя башлагач, мин шулкадәр күп юнәлешләр, төрле почерклар, техника, төсләр чишелешләре булуын аңладым. Бу шөгыль – бик мавыктыргыч һәм кызыклы процесс, мин аннан ләззәт алам. Һәм минем бу матурлыкны һәр йортка өләшәсем килә.

– Беренче эшләнмәгезне хәтерлисезме?

– Әлбәттә. Аны онытып булмый. Ул бит минем “беренче балам”. Зөбәрҗәт төсендә иде ул шәмаил. Һәм бүгенге көндә дә бу эш миңа илһам бирә, чөнки аны социаль челтәрләргә урнаштыру белән, шул ук көнне сатып алдылар, Коръән ашына. Барлык кунакларга да, муллага да ул бик ошаган. Моны дөрес юнәлештә баруым турында тагын бер сигнал итеп кабул иттем. Һәм мин үземнең беренче клиентыма мине яңа иҗади казанышларга илһамландырган өчен бик рәхмәтлемен.

– Сез үзегез диндар кешеме? Шәмаиллар турында җентекләбрәк сөйләгез әле.

– Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Яулык бәйләп йөрмим, ләкин һәрвакыт – уянгач та, йокларга ятканда да, юлга чыкканда, хәтта өйдән чыкканда да – Аллаһка рәхмәт укыйм. Мин аның барлыгына ышанам һәм тоям. Ул кайдадыр ярдәм итә, кайдадыр сыный, кайдадыр җәзасын да җибәрә, әмма, һәрхәлдә, барыбызны да ярата.

Шәмаил – дини эчтәлекле изге картина. Шәмаил текстларында гадәттә Коръәннән цитаталар, шулай ук Аллаһны мактаучы эпитетлар языла. Әмма нигездә, шәмаилгә заказ ясаганда күпчелек кешеләр Коръәннең иң танылган аятьләренең берсе Аятел Көрсине сайлыйлар. Икенче урында: “Бисмиллаһ”. Аның белән гадәттә без – мөселманнар – һәр эшебезне башлыйбыз һәм тәмамлыйбыз. Бик әһәмиятле сүз.

– Эпоксид сумала белән эшләү процессы никадәр катлаулы? Бер шәмаил ясауга күпме вакыт сарыф ителә?

– Шәхсән мин сумаланы бик яратам, аның белән сөйләшәм, аңа җанымны бирәм һәм бары тик уңай энергиямне, яхшы хис-кичерешләремне генә салам. Чөнки ул барысын да сизә. Әгәр кәефем булмаса, үземне начар хис итсәм, мин шәмаилгә якын да бармыйм, чөнки беләм, нинди дә булса бизәк, нинди дә булса рәсем дөрес ятмаска мөмкин, яки мәсәлән сумаланы койганда ул тиешенчә җәелмәскә мөмкин. Шуңа күрә үз эшемә бары тик яхшы кәефтә, яхшы фикерләр, теләкләр белән генә кагылам. Вакыт буенча барысы да индивидуаль, уртача 5-7 көн тәшкил итә. Иң күбе ун көн үтәргә мөмкин.

– Сумала белән эшләү процессы сәламәтлек өчен хәвефле. Саклану чараларын кулланырга кирәк. Ә әзер эшләнмәләр – картиналар, сәгатьләр куркыныч түгелме? Елның эссе вакытында, мәсәлән?

– Юк, ул эш вакытында, компонентын катыргыч белән кушу һәм горелка белән куыкларны куган вакытта гына куркыныч тудыра, агулы парлар бүлеп чыгара. Ә катканнан соң хәвефсез ул.

– Әзер шәмаилләр ниндидер махсус тәрбия таләп итәме?

– Коры чүпрәк белән тузанын гына сөртеп торырга кирәк.

– Гадәти булмаган заказларыгыз турында да сөйләгез әле.

– Минем өчен гадәти булмаган бер заказ булды: бер хәрби СВО зонасында булган вакытта шәмаилгә заказ бирде. Ул минем ролигымны күргән дә, миңа яза: “Ләйсән, мин биш көннән кайтам, сезнең ролигыгыздагы кебек, нәкъ шундый ук шәмаил телим. Шундый ук төстә, шундый ук размерда бул-сын”. Күз алдына китерәсезме, биш көн. Эшли башладым. Биш көн үтеп, ул шалтыратып киләм дигәндә, мин бу шәмаилны эшләп бетерү этабында идем.

Әле дә хәтерлим аның әзер шәмаилне күргән мизгелне, аның сокланып караган күзләрен. Ул картинаның тере килеш тагын да текәрәк күренүен әйтте. Мин ул шәмаилгә бөтен рәхмәтемне, хөрмәтемне салдым һәм бу картина СВОда катнашучы клиентымны озын-озак еллар сөендереп торыр дип өметләнәм.

– Аерылырга теләмәгән һәм үзегезгә калдырган эшләнмәләрегез бармы?

– Бар. Ул минем өемдә эленеп тора, йортымны бизәүче бик зур “Бисмиллаһ” шәмаиле. Мин аны сатуга әзерләгән идем һәм аны миннән берничә тапкыр сорадылар да. Әмма мин ни өчендер аның белән хушлаша алмадым. Аны ясаганда ук күңелемдә “минеке” дигән хис туды. Бу тойгыга каршы килә алмадым.

– Эпоксид сумала белән кызыксынучы гәзит укучыларыбыз өчен киңәшләрегез?

– Иң мөһиме сабырлык. Һәм тагын бер киңәш: кеше шундый күләмле эшләрне күрсә, шундук зур картиналар ясарга тели. Мин моны эшләргә һич тә киңәш итмим. Бу материалны аңлау һәм тою өчен кечкенә әйбердән башларга кирәк. Башта бер техниканы үзләштерергә киңәш итәм, чөнки техникалар күп. Берәр җирдә нәрсәдер килеп чыкмаса, кәефегезне төшермәгез. Баштагы мәлдә браклар була.

Иң мөһиме шуны аңларга кирәк, эпоксид сумала ул сезнең идея һәм материал арасындагы үзенә күрә диалог. Шуңа күрә мин сезгә галимнәр кебек кызыксынучан, рәссамнар кебек кыю булуыгызны телим. Тотынсагыз, теләсә нинди эшегез уңышлы булыр.

Гөлназ ШАҺИЕВА әңгәмәләште.

Фотолар: Ләйсән Зиннәтуллинаның шәхси архивыннан.

Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Шәмаил сәнгатен дәвам итүче оста
Автор: Шагеева Гульназ
Читайте нас