Белдерүләренчә, күлмәкләрне алдын артка киеп йөрү популярлашкан. Мондый образларны Prada Итальян бренды шоуында күрсәткәннәр.
Үз чиратында, Zomer, Victoria Beckham һәм Givenchy брендлары элегрәк артка таба киелгән плащлар, свитерлар һәм күлмәкләр күрсәткәннәр.
2025 елның ноябрендә Америка җырчысы Бейонсе күлмәген алдын артка киеп, телейолдыз Крис Дженнерның туган көненә килгән.
Модельерларның фантазияләре бөтенләй саегая башладымы икән соң? Соңгы вакытларда мода дип бөтенләй сәер киемнәр тәкъдим итә башладылар.
Фото: old.loveradio.ru