Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
14 февраль , 19:00

Алдынгы яшьләр арасында китап уку модада икәнен дәлилләүче 5 факт

Бу хакта белмәгәнсездер әле!

Алдынгы яшьләр арасында китап уку модада икәнен дәлилләүче 5 факт
Алдынгы яшьләр арасында китап уку модада икәнен дәлилләүче 5 факт

Китап уку модада! Русиядәге аз санлы милләтләрдә тискәре күренеш күзәтелсә дә дөнья буенча яшьләр арасында китап уку модага керә бара. Алар шәхси үсешкә, үз-үзеңне камилләштерүгә зур игътибар бирә. Ә китап уку - тормышка карашыңны киңәйтү, белемеңне һәм тәҗрибәңне арттыру өчен иң җайлы ысул.

Социаль челтәрләрдә әдәбиятка кагылышлы аккаунтлар арта. Китап блоггерлары кемузардан үзләре укыган иң яхшы китапларны тәкъдим итә, авторлар турында сөйли, алар белән әңгәмәләр оештыра. Оештыручылары да, подписчиклары да, нигездә - яшьләр.

Интернетта электрон китапханәләр, китап кибетләре көннән-көн күбәя. Үзең теләгән китапны йөкләп алу өчен берничә минут вакыт җитә. Һәм ул китапларны уку программалары елдан-елга камилләшә. Бүген электрон китапларны көндез дә, төнлә дә укырга була. Кайбер программалар хәтта кеше тавышы белән үзләре укып бирергә сәләтле.

Юл йөргәндә уку. Метрода, самолетта, һ.б. җәмәгать транспортларында китап укучы яшьләр күбәя. Моннан тыш күпләр китапны шәхси автомобильдә барганда аудио форматта укуны хуп күрә.

Электрон форматтагы китапларның артуы да моңа зур мөмкинлек тудыра. Хәзерге яшьләрнең күпчелеге электрон китаплар укый, чөнки бу күпкә уңайлырак - электрон китапларны сатып алу да, саклау да, уку да күпкә уңайлырак. Кечкенә телефоныңда йөзләрчә китап йөртергә һәм аларның һәркайсын үзең теләгән вакытта укырга мөмкин.

Китап уку мода гына түгел, ә шәхеснең үсеше өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә дә ия. Ул белем, тәҗрибә бирүче, акыл һәм хис-тойгылар тәрбияләүче генә түгел, ә илһам чыганагы да.

Марат Кәбиров блогыннан. 

Алдынгы яшьләр арасында китап уку модада икәнен дәлилләүче 5 факт
Алдынгы яшьләр арасында китап уку модада икәнен дәлилләүче 5 факт
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас