Терапевт һәм сомнолог Манав Манчанда гадәти арыганлыкны патологик арыганлыктан аеру ысулын атады. Аның сүзләрен Indian Express басмасы тапшыра.
Манчанда арыганлыктан иң дөрес рецепт - сигез-тугыз сәгатьлек йокы дип раслый. Әйтүенчә, әгәр мондый ялдан соң энергия артмаса, ә арыганлык бетмәсә, сәламәтлек торышына игътибар итәргә кирәк.
Табиб билгеләвенчә, йокыдан соң сүлпәнлек йокының тирән яки көч җыю фазасы бозылу аркасында күзәтелә. Бу йокыдагы апноэ, тынгысыз аяклар синдромы яки кул-аякларның хәрәкәтләнүе аркасында булырга мөмкин. Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, проблеманың сәбәбе анемия, диабет һәм хроник инфекцияләр кебек гормональ бозылулар яки системалы авырулар булырга мөмкин.