

* Гөлләр үстерүчеләргә берничә киңәш. Бәрәңге һәм макарон пешкән суны түкмәгез. Аны суытып гөлләрегезгә сибегез, менә дигән тукландыру була.
* Куллардан яшелчә һәм җиләк-җимеш тапларын бетерү өчен бу киңәштән файдаланыгыз: чи бәрәңгене урталай кисегез һәм кулларыгызга сөртегез. Яки серкәдә чылатылган чүпрәкне файдаланыгыз.
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып «терелтергә» була.
* Бөтнек ашкайнату тракты мускулларын йомшарта һәм спазмнарны ала. Шуңа күрә нерв киеренкелеге вакытында, эчегез авырта башлый икән, бөтнекле чәй эчегез. Бөтнекнең антибак-териаль үзлекләре бихисап. Аны даими куллану инфекция, гөмбәчек авыруларына каршы тора.
* Әгәр лавр яфрагын өйдә яндырсагыз, үзегезне ях-шырак хис итәчәксез, йокысызлык, арыганлык, өйдәге начар ислар, артык дымлылык юкка чыгачак.
Фото: coffee.spb.ru