+5 °С
Болытлы
SpaceX беренче чиратта игътибарны җир иярченендә туплаячак, дип белдерә эшмәкәр. Белдерүенчә, Айда беренче үзидарәле шәһәр 10 елдан да азрак вакыт эчендә барлыкка килергә мөмкин. Ә менә Марста төзелеш биш-җиде елдан соң гына башланачак һәм 20 елдан артык вакыт алачак. Планетага һәр 26 ай саен очарга мөмкин булачак, әмма юл ярты ел вакыт алачак. Җирнең иярчене белән хәлләр җиңелрәк тора. Илон Маск Айга ракеталарны ун көнгә бер тапкыр җибәрмәкче. Җир иярчененә кадәр очу вакыты нибары 48 сәгать кирәк ди.