Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
6 февраль , 12:58

“Мәңгелек аваз” кайтавазы

Тарих эзләре буйлап йөреп була.

“Мәңгелек аваз” кайтавазы
“Мәңгелек аваз” кайтавазы

Тарих эзләре буйлап йөреп була.

 

“Мәңгелек аваз” фильмының күп өлеше Башкортстанда төшерелгән булуын беләсездер инде. Менә шул Урмантау авылында туып-үскән ханым туган авылы тарихын саклап, күбрәк кешеләргә матур тарихи мизгелләр бүләк итәргә булган. Урмантау кызы – Элина Ямгурова шулай яңа туристик юнәлеш тапкан. Ул «Мәңгелек аваз»ны төшергән урыннарда глэмпинг булдырган.

Салават районында төзелгән объект Урмантау авылының матур тирәлегендә урнашкан. Кунаклар карамагында - уңайлы йокы урыннары, тулы кухня, сауна, санузел һәм мангал зонасы. Локациянең төп “үзенчәлеге" – аның кинематографик үткәне. Нәкъ менә монда Совет чорында атаклы сага төшерелгән.

Глэмпинг территориясендә кафе һәм килүчеләр өчен автостоянка төзү дә эшкуарның планнарында бар. Димәк, бик тә уңайлы булырга охшаган.

“Мәңгелек аваз” кайтавазы
“Мәңгелек аваз” кайтавазы
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас