Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 февраль , 15:53

Бүген нинди көн, кем белә?

“Кая минем кәлүшем?”  

Бүген нинди көн, кем белә?
Бүген нинди көн, кем белә?

“Кая минем кәлүшем?”

Нәнәйләр шулай еш кына сорыйлар иде бездән. Еш кына ул аяк киеме безнең аякта да булып чыга иде. Әлбәттә, ялтырап торган яңа кәлүшләрен киеп бармый идек. Чөнки ул аларның иң кадерле аяк киеме, бер яклап, аерылгысыз атрибуты иде кебек. Шуңа күрә, яңа кәлүшне кемдер алыштырып китеп китмәсен өчен, аңа хәтта тамга да салалар иде. Шәп иде шул алар, йомшак кара резин тышлы, мамык кебек йомшак эчле...

Һәр көнне ниндидер билге астында уздыручы кешеләр бар. Социаль челтәрләрдә шуның белән бүлешеп “мәш” киләләр. Бер көнне елмаю, икенче көнне кочаклашу көне һ.б. Бүген менә шул кәлүшләр көне икән.

Интернет киңлекләре буйлап йөрүче, бернинди дә расланган статуслары булмаган, 4 февральдә билгеләп үтелә торган дата-резин кәлүшләр туган көн икән.

1920нче елларда хәтта кәлүш(ә) (галош, галуш, калош) киеп йөрү модасы да булган, ә Советлар Союзы өчен бу предмет экспортның бер өлеше иде. Бер мәгълүмат буенча, калошлар Англиядә 19 гасырда барлыкка килгән, анда дымлы һава торышы кешеләргә үз аяк киемен аның өстеннән чыланудан саклаучы махсус чехоллар киеп саклау идеясен үзе әйткән. Икенче яктан, шул ук 19 гасыр башында ук АКШ та Калошлар Бостонда сатуга чыккан дигән мәгълүматлар бар.

АКШТА 1839 елда автомобиль шиннары җитештерү буенча дөньякүләм алдынгы компанияләрнең берсе – Чарльз Гудиер исеме белән аталган кеше каучукны вулканлаштыру ысулын тапкан, ул аңа сыгылмалылык биргән. Шулай итеп резина барлыкка килгән. Гудиер үз ачышын ясаганчы ук, каучук белән тәҗрибәләр үткәрә һәм калошлар чыгара башлый, һәм хәтта аларны җитештерүгә патентны бер компаниягә сата алган.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас