Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 февраль , 22:09

Якташыбыз «Могҗизалар кыры»нда машина откан

Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми! 

Якташыбыз  «Могҗизалар кыры»нда машина откан
Якташыбыз «Могҗизалар кыры»нда машина откан

Межгорье шәһәрендә яшәүче Людмила Мельникова «Могҗизалар кыры»на үзенең ансамбле белән барган һәм Леонид Якубовичка күчтәнәчкә бал, каен җиләге кайнатмасын биргән.

Уен барышында якташыбызга «Приз» секторы эләккән.  Леонид Якубович ханымга бүләкне акчалата  – 170 мең сум алырга тәкъдим иткән. Ләкин Людмила акчадан баш тартып, «кара тартма»ны ачтырган.

"Бөтен авыл карый, Межгорье шәһәре карый. Шуңа күрә -приз!"- ди видеода Людмила Мельникова.

Якташыбызның интуициясе көчле булып чыкты. Якубович күпме генә акча алырга өндәсә дә, ул фикерен үзгәртмәде. Ә тартма эчендә автомобиль ачкычы ята иде.

"Ышаныгыз, могҗизалар була, алар була", - диде тапшыруда җиңүче якташыбыз.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас