Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 гыйнвар , 12:09

Озак яшим дисәң, китап укы!

Бу интернеттан укуга да, журнал укуга да кагылмый.

Озак яшим дисәң, китап укы!
Озак яшим дисәң, китап укы!
Американың Йел университеты галимнәре 50 яшьтән өлкән 3635  ирекмәнне 12 ел буена күзәткәннән соң, кызыклы нәтиҗә ясаган.
Галимнәр ирекмәннәрен өч төркемгә бүлгән: беренчесе - бөтенләй китап укымаган, икенчесе 3,5 сәгать укыган. Өченче төркемдәгеләр исә китап укуга 3,5 сәгатьтән дә күбрәк вакыт бүлгән. 
Галимнәр нәтиҗә ясавынча, китап укыган кешеләр, уртача алганда, 2 елга күбрәк яши. Ләкин бу интернет буенча укуга да, журнал укуга да кагылмый икән. "Бирелеп уку" эффекты китап укыганда гына хасыйл була икән. Ул исә кешенең когнитив күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә. Китап укыганда кешенең сүзлек запасы байый, игътибарын туплавы, логик һәм тәнкыйть фикер йөртүе,  эмпатия (кеше хәленә керә белү) һәм хис-тойгылар акылы яхшыра икән.
 
Фото: ru.freepik.com

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас