Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 гыйнвар , 12:44

Галимнәр имеш-мимешләрне кире каккан

Мондый куркынычның булачагы һич тә фаразланмый.

Галимнәр имеш-мимешләрне кире каккан
Галимнәр имеш-мимешләрне кире каккан
Соңгы вакытларда дөнья күләмендә 2026 елның 12 августында Җир 7 секундка гравитациясез калачак һәм шуның нәтиҗәсендә дистәләрчә миллион кеше һәлак булачак дигән сүзләр тарала башлаган.  АКШның Аэронавтика һәм космик киңлекне тикшерү буенча милли идарәсе (НАСА) әлеге имеш-мимешләргә җавап биргән.
НАСА галимнәре бу сафсатаны кире каккан. "12 нче августта Җир үзенең гравитациясен югалтмаячак", дип белдергән агентлыкның рәсми вәкиле. Галимнәр раславынча, Җирнең гравитациясе аның авырлыгына бәйле. Гравитациясез калу өчен Җир үз авырлыгының зур өлешен югалтырга тиеш, ләкин якын вакытларда мондый куркынычның булачагы һич тә фаразланмый.
 

Фото: realty.rbc.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас