Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 гыйнвар , 12:36

Тел бистәләре кайда яши?

   Безнең халык күп һәм бик тиз сөйләүче кешеләрне бытбылдык дип тә атый.

Тел бистәләре кайда яши?
Тел бистәләре кайда яши?

Бүгенге көндә “бытбылдыклар” белән хәтта тел белгечләре һәм психолингвистлар да тирәнтен кызыксына һәм өйрәнә. Мәсәлән, төрле ил халыкларының сөйләм аерымлыкларын өйрәнгәннән соң алар «иң тиз сөйләүчеләр – французлар» дигән фикергә килгәннәр. Чөнки алар бер минут эчендә 350 сүз (!) әйтәләр икән. Алар артыннан японнар бик тиз сөйләшүчеләрдән исәпләнә: минутына – 310 сүз. Аз сүзлелелекләре белән даны чыккан инглизләр алардан калыша: минутка нибары 210 сүз әйтеп өлгерәләр.

   Ә менә полинезиялеләр иң аз сөйләшүчеләр булып чыга: минутына 50 генә сүз әйтәләр Әмма ул сүзләр бик тә озын сүзләр.

   Кайсы халыкның сөйләшкәндә кул хәрәкәтләрен күбрәк куллануын да өйрәнгән белгечләр һәм шуны ачыклаганнар: финнар минут эчендә бер генә кул хәрәкәте кушып сөйләшсәләр, итальяннар минут эчендә – 50, французлар 120 кул хәрәкәте ясап өлгерә икән. Бу яктан рекорд куючылар — Мексика халкы: бер минутлык әңгәмә вакытында да алар... 170 кул хәрәкәте  (!) ясарга өлгерә.

Фото: speakerclub.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас