Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 гыйнвар , 13:05

Менә ни өчен японнар 90 яшьтә дә йөгереп йөри

Алар бит бер серне белә! 

Япониядә буыннар авырту проблемасын белмиләр дә дияргә мөмкин. Чөнки анда сәламәтлекләрен яшьтән үк кайгырталар. Алар буыннар чире белән көрәшүнең күп ысулларын беләләр. Һәм картайганда аяктан язмас өчен, иң мөһиме шуны исләреннән чыгармыйлар:

Күп хәрәкәтләнергә: йөрергә, йөгерергә, физик күнегүләр ясарга кирәк. Бер көн дә калдырмаска, иренмәскә!

Ни өчен бу иң мөһиме? Буыннарны хәрәкәтләндерергә ярдәм итүче май синовиаль сыеклык дип атала, ул эчке буын тышчасы күзәнәкләреннән бүленеп чыга һәм кимерчәкне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Иң мөһиме - ул май хәрәкәтләнгән вакытта гына күпләп бүленеп чыга икән! Шуңа күрә күбрәк йөрергә, физик күнегүләр эшләргә кирәк. Менә шушы серне белгән өчен японнар 90 яшьтә дә спорт белән дус яшиләр һәм чирнең нәрсә икәнен дә белмиләр.

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы. 

 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас