Башкортстанда күрәзәчеләргә кемнәр ешрак йөри: ир-атмы, хатын-кызмы?
Күрәзәчеләргә һәм экстрасенсларга күбесенчә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә дигән фикер стереотип булып кына кала. Социология фәннәре кандидаты Зарина Сизоненко әйтүенчә, ир-атлар да андый җиргә еш йөриләр, ләкин сөйләнмиләр генә, сиздертмиләр икән.
Социолог сүзләренчә, шикчел ирләр күп, алар эчке кичерешләре белән бүлешергә яратмый, серләшеп, күңел тынычлыгы ала алмагач, күрәзәчеләргә баралар.
Таролог булып эшләүче Александра Хәсәнова практикасында күрәзәчегә йөрүчеләр арасында хатын-кызлар өстенлек итә. Аның сүзләренчә, иң еш сораулар шәхси мөнәсәбәтләргә( мәхәббәт, хыянәт) эшкә һәм күченү мәсьәләләренә кагыла.
Республика психотерапия үзәгенең клиник психологы Ольга Аверина бу тенденцияне эмоциональ өлкә үзенчәлекләре белән аңлаткан. Хатын-кыз барыбер хисләргә бирелүчән, ышанучан була, шуңа алар күрәзәчеләргә барып, тынычлык алалар, ди.
Чыганак: Ufakp