Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 гыйнвар , 13:39

Адәм акыллы булган бит

Төсләрне дөрес сайлап сурәтләр ясаган ифрат сәләтле маймыл үлгән.

Адәм акыллы булган бит
Адәм акыллы булган бит

Төсләрне дөрес сайлап сурәтләр ясаган ифрат сәләтле маймыл үлгән.

 

Саный һәм рәсем ясый белгән Ай кушаматлы Япон шимпанзесы үлгән. Бу хакта Report BBCка сылтама белән хәбәр итә.

Киото университеты институты мәгълүматы буенча, танылган маймылның үлеме картлыктан һәм эчке органнарның таушалып туктавы сәбәпле барлыкка килгән. Шимпанзе Көнбатыш Африкада туган һәм 1977 елда аны Япониягә китергәннәр.

Киотода ул шимпанзе фикерләвен өйрәнүгә багышланган Ai Project тикшеренү программасының төп әгъзасы булган. Галимнәр Айның саннар белән эшләвен һәм төсләрне аера белүен ачыклаганнар. 1,5 ел вакыт эчендә маймылга хәтерен һәм аның гыйлемгә сәләтен тикшер өчен махсус клавиатура тоташтырганнар.

Биш яшенә Ай бердән алтыга кадәр сан билгеләрен үзләштерә һәм 300дән артык үрнәкнең санын, төсен һәм предметын атый ала. Экспериментлардан буш вакытта шимпанзе рәсем ясарга яраткан. Билгеләп үтелгәнчә, бервакыт Ай хәтта урланган ачкычтан файдаланып вольердан качкан булган.

Фото: Report.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас