Бу җанвардан барын да көтәргә була икән.
“Морҗасыннан төшеп, бәлешен ашаган” диярлек булган бу аю белән булган хәл. Бик тә үткер, әрсез, энә күзеннән дә үтәрлек җанвар икән бу аю дигәннәре.
Югыйсә, 250 килограмм авырлыктагы аю кадәр аю, тишектән идән астына кереп оялар дип кем уйлар?
Колифорниядә үк булса да, бу хәл безне дә уйландырырлык. Чөнки безнең яктагы аюлар да бик үзгәрде, усаллашты хәзер.
Кен Джонсон дигән кешенең подвалына узган елның ноябрендә үк килеп урнашкан ул. Ир-егет штат хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Калифорниянең кыргый табигать һәм балыкчылык департаменты тозак урнаштырган, ләкин аңа кечерәк зурлыктагы башка аю эләккән. Ул вакытта белгечләр аюны гудоклар белән куып чыгарырга тырышып караган, әмма бу да ярдәм итмәгән.
Берничә уңышсыз алымнан соң, Джонсонга берни белән дә ярдәм итә алмаулары турында белдереп шалтыратканнар. Ир-ат хәтта штат хакимияте белән аларның хайванны куып чыгара алмавы аркасында судлашырга җыенган.
"Яңа күрше Джонсонның Раштуасын бозган һәм аны берничә атна киеренкелектә тоткан", - диелә мәкаләдә. Нәтиҗәдә ул аюларны ашыгыч тоту белән шөгыльләнүче "Аю лигасы" белән элемтәгә кергән. Аның янына белгечләр килгән, алар аюга үсемлек мае салынган пейнтбол шарлары белән ата башлаган. Нәтиҗәдә аюны бу туйдырган һәм 20 минуттан соң ул үзе кергән тишектән -кысылып-кысылыа чыгып китеп барган.
Джонсон, аю беркайчан да кайтмасын өчен, подвалга керү юлын тиз генә ике катлам фанера һәм ком тутырылган капчыклар белән япкан. Шулай ук ул керү урынында махсус электрга тоташтырылган келәм җәеп куйган. Бу келәм бик файдалы булып чыккан. Чөнки тиздән аю кире килеп, җылы урынга кермәкче булган, ләкин ток бәргәч, куркып кире киткән.
Фото: tvzvezda.ru