Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
6 гыйнвар , 19:45

Тәнкыйтьне кабул итә беләсезме?

Әллә шунда ук кабынып китәсезме? 

Тәнкыйтьне кабул итә беләсезме?
Тәнкыйтьне кабул итә беләсезме?

Пекин университеты галимнәре фикеренчә, сабыр һәм тыйнак кешеләр тәнкыйтьне тынычрак кабул итә икән.

МРТ нәтиҗәсе күрсәткәнчә, бу тикшеренүдә катнашучылар үзләренә карата башкаларның алама фикеренә бик игътибар итми һәм моның өчен зур стресс та кичерми икән. Ә менә эмоцияле кешеләр тәнкыйтьне авыр кичерәләр, озак оныта да алмыйлар,кабат-кабат шуны башларында әйләндерәләр икән.

Галимнәр тыйнак булу –эмоцияләрне тыеп, әрнүләрне йөрәккә җып бару дип түгел, ә булган хәлләрне яңадан аңлый белү (русча әйткәндә, "переосмысливать происходящее") дип аңлата. Нәкъ менә шуңа күрә алар тәнкыйть өчен үз-үзләрен "ашамыйча", ишеткән сүзләрне җиңел үткәреп җибәрә беләләр дә инде. Белгечләр фикеренчә, бу матур сыйфат бәхетлерәк булырга ярдәм итә.

Ә сез тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

Чыганак: Лента. ру

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас