

"Саумы, ... ипотека!"
«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов гаиләсендә сөенечле вакыйга булуга шаюит булыйк әле без дә. "Биш гөмбә" һәм башка мәзәкләр белән безнең кәефләрне күтәрүче бу егет гаиләсендә бик тә мөһим вакыйга булып ята икән бит. Блогерның тормыш юлдашы Гүзәл яңа тораклы булуларын хәбәр итә.
«Безнең яңа куышыбыз, Әлхәмдүлилләһ. Ниһаять, сезнең белән дә шатлыклы хәбәребез белән уртаклаша алабыз. Безнең өчен чын күңелдән куанырсыз, дип өметләнәм. Әйе, без күчендек. Бу – ирем белән бергә алган икенче куышыбыз», – дип яза Гүзәл.
Рәмис үзе исә: «Сәлам, 30 еллык гаилә ипотекасы», – дип язып куйган. Комментарийларда исә бик күп матур теләкләр яудырганнар! Бәрәкәтле булсын!
Чыганак: Интертат.