Болар кызыклы!
5 гыйнвар , 07:18

Могҗиза белән исән калган

Таиландта бер хатын 25нче каттан егылып төшеп, исән калган.

Могҗиза белән исән калганМогҗиза белән исән калган
Могҗиза белән исән калган
Вакыйга былтыр 28 декабрьдә Паттайе шәһәрендә булган. Күршеләре коткаручыларны иртән чакырган. Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр каза күргән 26 яшьлек хатынны бассейн читендә тапкан. Гаҗәпкә каршы, авыр җәрәхәтләр алуына карамастан, хатын исән булган. Аны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар.
Каза күргән Альварадо исемле хатын 25нче катта чит илдән килгән бер ир белән яшәгән булган. Егылып төшәр алдыннан алар арасында тавыш чыккан, тавышны күршеләре ишеткән. Хәзер полиция хатын тәрәзәдән очраклы егылып төшкәнме, әллә кемдер ярдәм иткәнме икәнлеген тикшерә. Ә инде хатынга исән калырга җил ярдәм иткән дигән фараз бар. Коткаручылар әйтүенчә, биектән төшкән хатынны көчле җил эләктереп алып, аның җиргә төшүен йомшарткан булырга тиеш.
Бу хатынның саклаучы фәрештәләре көчле булгандыр иде. Гарипләнмичә исән калса, бөтенләй зур могҗиза булырлык бу хәл...

Фото: architizer.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас