

Ике машина бәрелешә. Хатын-кыз йөртүче:
-Гафу итегез, бу минем гаепме? — ди.
-Юк, ханым, -ди итагатьле ир-ат .- Бу тулысы белән минем гаеп. Руль артында хатын-кыз икәнле-ген күреп тордым лабаса! Кювет аша тиз генә кырыйга төшеп, сез үтеп киткәнне көтеп торырга иде дә бит...
Адашканнармы?
Ир белән хатын машинада бара. Рульдә ире.
- Без адаштык бугай, — ди хатыны. - Әнә теге юл уртасында яткан этне ярты сәгать элек таптатып узган идек түгелме ул?...
Фото: avtoretro.com