

Дөнья чемпионы Алина Заһитова исеме - Россия Рекордлар китабында.
Ул «Сердце Севера» проектында катнашу өчен Җир читенә - Чукоткадагы Певекка оча һәм моңарчы әле беркем дә чыгыш ясамаган җиргә - дөньяда бердәнбер йөзмә атом җылылык электростанциясе «Академик Ломоносов»тагы бозга чыга.
Йөзмә АЭСта тарихта беренче тапкыр фигуралы шуу була ул. Россия Рекордлар китабы вәкиле станция палубасында Заһитова рекорды турында рәсми рәвештә игълан итә.
Тиздән «Сердце Севера» документаль фильмы да чыгачак.
Чыганак: «Сөембикә» журналы.
Фото: arigus.tv