Болар кызыклы!
27 декабрь 2025, 05:01

Таң атуга йөрәк пәйда булган...

Тылсымлы таңнарны кем бүләк итә?

Таң атуга  йөрәк пәйда булган...Таң атуга  йөрәк пәйда булган...
Таң атуга йөрәк пәйда булган...

Тылсымлы таңнарны кем бүләк итә?

Иртән тәрәзәдән тышка күз салуга ак карда эур йөрәк сурәтен күрсә,, кем генә елмаймас та, кемнең генә кәефе күтәрелеп китмәс?.. Ә кем аны ясый ала? Кем кемнең күңелен күрә ала шулай?

Гадәттә, гашыйклар шулай эшли... Әмма бер кызга үлеп гашыйк булган егет кенә хисләрен шулай белдерми икән.  Бөтен кешеләргә булган хөрмәт, сөю, ихтирам, яхшылык эшләү теләге дә шулай эшләтә икән изге җаннарны. Уфа шәһәрендә бар икән шундый бер "хыялый зат" (яхшы мәгънәдә). Әмир исемле тракторчы егет җиденче кыш  Уфа вузларының берсенең тулай торагы каршындагы мәйданда йөрәк ясый. Берәр студент кызга гашыйк булгандыр, дисәм, 7 елда ничә курс укып чыга. Хәер, Әмирнең үзен тыңлыйк, ни ди ул?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас