Болар кызыклы!
26 Декабря 2025, 06:15

Төнге күктә - ут баганалары

Алар колонналар тәэсире тудыра.

Төнге күктә - ут баганаларыТөнге күктә - ут баганалары
Төнге күктә - ут баганалары
Үткән төндә Башкортстанда яшәүчеләр  күктә гадәти булмаган хәл күзәткән - һавада ут баганалары пәйда булган. Пәйда булган вертикаль сызыклар белән социаль челтәрләрдә Иглинда һәм Уфаның Шакша микрорайонында яшәүчеләр бүлешкән.
Яктылык баганалары - алар салкыннарда күктә тибрәлгән вак боз кристаллары чагылдырган матур оптик күренеш. Кояш, Ай, фонарьлар, яисә автомобиль фаралары яктылык чыганагы булуы мөмкин. Шулай итеп, яктылык чыганагыннан өскә яисә аска таба сузылучы баганалар ут колонналары тәэсире тудыра, дип аңлаталар бу күренешне.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас