Болар кызыклы!
26 декабрь 2025, 06:34

Мәскәүдә буран дулый

250-гә якын самолетны рейска чыгармаганнар.

Мәскәүдә буран дулыйМәскәүдә буран дулый
Мәскәүдә буран дулый
Буран аркасында Мәскәү аэропортларында 250-гә якын самолетны рейска чыгармаганнар. Самолетлар очып китүче һәм төшеп утыручы юлны туктаусыз тазарту кирәк булуы аркасында очышлар туктатылган. Шулай ук самолетларны боз катудан эшкәртү дә күп вакытны ала икән.
Үткән төндә Мәскәүдә бер айлык явым-төшемнең чирек өлеше төшкән. Синоптиклар фаразларына караганда, кар бүген дә көн буена явачак. Башкалада хәвефнең сары дәрәҗәсе игълан ителгән. 

Фото: m24.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас