+11 °С
Облачно


Ак койрыклы бөркет бәлагә тарыган.
Чишмә районында «Пин һәм Пуф» кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге белгечләре ак койрыклы карт бөркетне бик авыр хәлдә тапканнар: кошның аяклары һәм канатларын паралич суккан. Сизгерлеге бөтенләй юк. Беренче нәтиҗәләр буенча, шуны әйтеп була, орлан бу хәлдә озак вакыт булган. Мөгаен, аның умыртка баганасы җитди имгәнгәндер. Хәле авыр булганга, кошны әлегә мәҗбүри генә ашатып була. Әмма ризыктан баш тартмый, итне ярата. Белгечләр аңа карата бик игътибарлы.
Фото:mgazeta.com