

Яшең туксанга җитсә (уены-чыны бергә).
Пенсионерлар, Яңа ел бәйрәмнәре көтелү сәбәпле, үзләренең гыйнвар пенсияләрен вакытыннан алда алачак, дип хәбәр итә Россиянең социаль фонды. СФ матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, сүз гыйнварның беренче яртысында пенсия алучылар турында бара.
“30 декабрьгә кадәр фонд гыйнвар өчен пенсияләрне банк аша түләү датасы 1-11 гыйнвар чорына туры килгән гражданнарга күчерәчәк. Әгәр пенсия башка даталарга керә икән, банклар аша күчерү стандарт график буенча узачак", - диелә хәбәрдә. Почта аша пенсияне пенсионерлар гадәти даталарда алачак. Хат ташучылар аны 3 гыйнвардан өйгә китерә башлаячак.
Олы яшьтәгеләр аеруча сөенеп көтәдер бу көннәрне. Чөнки...
Шул уңайдан бер кызык искә төште.
“Бервакыт әниебезгә пенсия килгән көнне авылда идек,– дип сөйләгән иде бер танышым. - Әни почтальон биргән акчаны санап алды да, ул чыгып киткәч, шаян гына елмаеп, "менә, шөкер бу айныкын күрдек, киләсе айныкын да күрсәк", дип куйды.
Ирем дә шаян кеше. Шулвакыт миңа пышылдап кына, “Киләсе айның пенсиясен дә күрсәк, дия-дия, туксанга җиттеләр”, – дип әйтеп куйды. Фәрештәләрнең “Әмин”дигәненә туры килсен дип, рәхәтләнеп көлдек, ”– дип сөйләгән иде. Яшең туксанга җитсә, көннәреңне дә санап сөйләшерсең шул. Ә чынбарлыкта, өлкән яшьтәгеләр гомернең кадерен белә бит ул. Акыллы шул алар, тәҗрибәле, төрлесен күргәннәр. Рәхәт тормышта яши башлауларына да күпме генә әле?..