Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 декабрь 2025, 19:18

Һәр алтынчы русияле чыршы уенчыклары коллекциясен җыя

Алар өчен бәя түгел, ә тарих кыйммәт.

Һәр алтынчы русияле чыршы уенчыклары коллекциясен җыя
Һәр алтынчы русияле чыршы уенчыклары коллекциясен җыя
Яңа ел уенчыклары бәйрәм символларының берсе булып кала һәм ул күп русиялеләр өчен гаилә кыйммәтенә ия. Бу җәһәттән "Росгосстрах" кызыклы сораштыру үткәргән. Шуңа ярашлы, сораштыруда катнашучыларның 52 проценты чыршы бизәү өчен традицион уенчыклар: шарлар, йолдызлар, кар бөртекләрен даими файдалана. 36 проценты исә чыршыларын совет уенчыклары белән бизәп соклана икән. 
Чыршыны һәркем үзенчә бизи: 57 % билгеле фабрикада җитештерелгән уенчыкларны сайласа, 23 %-совет чорындагы, 20% кулдан ясалган уенчыкларга өстенлек бирә.
Сораштыруда катнашкан һәр алтынчы кеше чыршы уенчыклары коллекциясен җыя. Алар өчен бәя түгел, ә тарих кыйммәт. 42 % респондент әгәр коллекцияне тулыландыру өчен кызыклы булса, уенчыкның бәясе мөһим түгел дип саный. Респондентларның 23%  уенчыклар өчен 5 мең сумга кадәр акча сарыф итәргә әзер булса, 15% --- 500 - 1000 сум.
Нәтиҗәдә "тарихи" коллекцияләр кыйммәт бәяләнә. Һәр икенче (44%)  коллекционер үзенең чыршы уенчыклары җыелмасын 100 мең сумнан артык күләмдә бәяләсә, 25 % аның бәясе юк, ягъни бик кадерле дип саный. 17% респондент уенчыклары бәясен санамаган, 13% исә 1 млн. сумнан кыйммәтрәккә төшкән коллекциягә ия. 
"Коллекциянең бәясе күпме генә торса да, ул хуҗасы өчен аерым күңел һәм матди байлыгы булып санала",- дигән нәтиҗәгә килгән "Росгосстрах" хезмәткәре Екатерина Зенченко.

Фото:youla.ru

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас