

Быел галимнәр галәмнән үтә якты ят бер нурның Җиргә таба килүен белдергәч, кешелек дөньясында ыгы-зыгы туды. Күпләр ул чит планета корабыдыр, мөгаен, Җир кешеләре белән очрашмакчыдыр дигән һәм башка төрле фаразлар тудырды. Бу хакта хәтта телетапшырулар оештырып, кызыклы гәп куерттылар. Сөйли торгач үзләре дә ышандылар, безне дә ышандыра яздылар. Бүген килеп шунысы билгеле булды: ят күк җисеме комета булып чыкты.
NASAның (АКШның аэронавтика һәм космик киңлекләрне тикшерү буенча милли идарәсе) ерак йолдызларны күзәтү мөмкинлеген биргән Хаббл космик телескопы Юпитер орбитасы эчендә чит йолдызара объектны «күргән». Галимнәр таныш булмаган ят объектка 31/ATLAS атамасын биргән.
Быел 1 июльдә ачылган әлеге объект галимнәрнең үзләрендә дә төрле фаразлар тудырган. Кайсыбер галимнәр аны чит планета корабы булуы мөмкин дисә, икенчеләре исә башка галәмнән очып килүче күк җисеме дигән.
31/ATLAS көннән-көн Җиргә якынлаша. Бүгенге көнгә галимнәр ят күк җисеменең яшен билгеләгән — ул 7,5 миллиард «яшьтә» һәм ул Җиргә йөзләрчә миллион километр ераклыкта булуына карамастан, аның ачык итеп януы күренә. Күк җисеменең зурлыгы һәм хәрәкәтләнү траекториясе аның Кояш системасыннан читтән килеп керүен раслый. 31/ATLAS — астрономнар тапкан кояш системасындагы өченче йолдызара объект.
31/ATLAS быел 19 декабрьдә Җиргә минималь арага — 270 миллион километрга якын килде һәм шуннан соң ул Җирдән ерагая башлады. Шөкер, Җиргә килеп төшмәде…
Ят күк җисемен дөнья галимнәре бөтен обсерваторияләрдән күзәтә. «Тяньвэнь-1» космик аппараты күзәтүләре галимнәрдә аеруча зур кызыксыну тудырган. Космик аппарат Кытай тарихында беренче тапкыр йолдызара җисемне орбитадан фотога төшергән. Космик зонды «31/ATLAS»ка 30 миллион километрга якын килгән. Ә инде чит планета корабларына килгәндә, кайчан да булса, аларның безгә килүләре мөмкин. Моны галәмдә тереклек эзләүче галимнәр дә тулысынча инкарь итә алмый. Ят галәм кунаклары килсә, изге ниятләрдә генә килсен…
Фото: shazoo.ru