

2,5 километр гирлянда киткән.
Илнең төп чыршысын бизәүгә 2,5 километр гирлянда киткән.
Кремльдә илнең төп Яңа ел чыршысын бизәделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Декабрьдә Собор мәйданына куелган бәйрәм чыршысын төрле төстәге шарлар, уенчыклар, гирляндалар белән бизәгәннәр. Ачыкланганча, бу юлы салкын бизәкне имитацияли торган декорга 2,5 мең уенчык, шул исәптән кар шарлары, боз кристаллары, светодиодлы асылташлар, йөгереп йөрүче яктылык эффекты булган муенсалар һәм боз тамчылары, шулай ук 2,5 километр җемелдәп торган гирляндалар киткән. Төсләр гаммасында боз кристалларының ялтыравыгын чагылдыра торган перламутр кулланылган. Кышкы палитраны ак, алтын һәм зәңгәр төсмерләр тулыландыра.
Чыршы Кремльдә барлык бәйрәмнәр дәвамында, 20 гыйнварга кадәр торачак, шуннан соң аны эшкәртүгә озатачаклар. Традиция буенча, агачтан кошлар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары ясалачак, аларны табигатьне саклау һәм экологик проектлар белән шөгыльләнүче уку йортларына таратачаклар.
Үз чиратында, күркә орлыкларын бөтен Россия буенча питомникларга утыртачаклар. Илнең төп Яңа ел чыршысын Кремльгә алып килүләре турында ике атна элек билгеле булды.
Фото: rg.ru