

Кешенең Җирдә башка күктә башка бер планетада яшәү мөмкинлекләрен эзләүдән туктаганы юк. Марс кеше яшәрлек планета булырга тиеш дигән фаразлар бар-барлыкка, ләкин алар әлегә фараз гына булып кала. Бу җәһәттән НАСА нинди генә хыяллар кормый?! Әйткәндәй, НАСА 2026 елның апреленнән дә соңга калмыйча Айга Artemis II пилот миссиясен очыруны планлаштырган.
Сынау очышы барышында барышында НАСАның дүрт астронавты Ай тирәли ун көнлек сәяхәт кылачак. Кешенең Айны тикшерү эшләре дәвам итә, чөнки ул анда менеп яшәү турында хыяллана. НАСА 2035 нче елга кадәр Айда авыл төзергә карар иткән. Тик аның бу планы чынга ашармы? Икеле. Русия Герое, очучы-космонавт Федор Юрчихин НАСАның 2035 елга Айда кешеләр яшәрлек авыл төзү планы чынга ашарлык түгел дип саный.
Моның өчен, тәү чиратта, төптән уйланылган торак йортлар төзү концепциясе кирәк. Икенчедән, йөкләрне ташу мөмкинлекләре тикшерелмәгән. Станция модуле үзе генә 12—20 тонна тәшкил итә. Моңа кадәр Айга утыртылган иң зур луноходларның авырлыгы бер тоннадан да азрак. Өстәвенә, зур модульләрне йомшак итеп утыртырга да кирәк бит әле.
Кыскасы, Айда авыл төзү планын АКШка йөзләрчә булмаса, дистәләрчә елларга кичектереп торырга туры киләчәк. Гомумән, ул хыялны тормышка ашыра алсалар әле? Моның өчен кеше Айны тиешенчә өйрәнергә дә өйрәнергә тиеш әле.
Фото: rbc.ru