Болар кызыклы!
19 Декабря 2025, 07:11

Гарәпләр туйга ни әзерли, белә идегезме?

Бедуин гарәпләре туенда иң тәмле һәм иң зур ризык әзерләнә. Ул – тутырылган дөя. Әлеге ризык –  зиннәтлелек һәм бәйрәм символы.

Гарәпләр туйга ни әзерли, белә идегезме?Гарәпләр туйга ни әзерли, белә идегезме?
Гарәпләр туйга ни әзерли, белә идегезме?

   Безнең өстәлләргә китерелә торган тутырылган тавык белән тутырылган дөя бер ысулдарак әзерләнә икән шулай да.

   Дөя тутыру эше болай бара: башта балыкның эчен чистартып, аңа тугланган чи йомырка тутыралар. Аннан шул балык белән тавыкны тутыралар, аннан инде тутырылган тавык белән эче алынган сарык тутырыла. Менә шуннан соң гына тутырылган сарык белән эче чистартылган дөя тутырыла һәм зур учакка күмеп пешерелә.

   Әлбәттә, төрле-төрле тәмләткечләр дә салына дөя эченә. Ә сез сыйланыр идегезме мондый ризык белән?

Фото: moscow-airports.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас