

Теге дөньяга барып кайткан ханым оҗмах һәм тәмуг исләре турында сөйләгән.
Шарлотта Алла, үзе күргәннәре турында кешеләргә сөйли алсын өчен, Ходай аңа җәһәннәм һәм оҗмахны күрсәтте дип раслый.
Ханым 11 минутлык клиник үлемнән соң терелгән һәм оҗмах һәм тәмуг исләрен ничек тоюы турында сөйләгән. Үз тәэссоратлары белән ул The 700 Club басмасы белән уртаклашкан.
Кардиологка йөрәге авырту сәбәпле мөрәҗәгать иткән Шарлотта Холмска 68 яшь була. Кабул итү барышында аның кан басымын үлчәгәннәр һәм ашыгыч госпитализациягә юллама биргәннәр, чөнки тонометр 234 / 134 күрсәткән.
Шарлоттаны кушеткага яткырганнар һәм капельница куйганнар. Тиздән ашыгыч ярдәм килгән. Әмма хатын инде үлгән булган.
Әмма ул кабат аңына килә һәм шул минутлар эчендә күргәннәрен сөйли. Ул үз тәненнән ничек чыгып киткәнен күргән.
"Мин аларны, тирә-юньдәге барлык шәфкать туташларын күрдем, мин кайчан да булса күргән иң матур чәчәкләрнең исен тойдым, ә аннары музыка ишеттем. Күземне ачкач, кайда икәнлегемне аңладым. Мин җәннәткә эләккәнемне белә идем... Матурлыктан ләззәт алыр өчен як-ягыма карандым. Мин агачларны күрдем, мин яшел үләннәрне күрдем, һәм тирә-юньдә барысы да ягымлы көй агышына ияреп чайкалды, чөнки күктә барысы да Аллага табына", – дип сөйләгән Шарлотта.
Оҗмах сурәтләрен ханым җентекләбрәк тасвирлый алмаган, ул "җирдәге бар нәрсәдән йөз тапкыр матур һәм өстен" дип кенә әйткән. Анда Шарлотта үзенең үлгән туганнарын һәм хәтта йөклелекнең бишенче аенда үлгән баласын да күргән. Барысы да яшь һәм сәламәт күренәләр ди. Аннары хатын белән Ходай сөйләшә башлаган. Ул аны җәһәннәмгә алып кергән. Ә анда инде чәчәкләр исе түгел, бәлки черегән ит исе аңкыган. Бөтен җирдә кешеләр кычкыра, ди.
"Мин берни сизмәгән җирдә авырту һәм сагыш тойдым... Әтиемнең: "синең кайтырга һәм бүлешергә вакытың бар", – дип әйткәнен ишеттем, - дип искә ала Шарлотта.
Бу хәлләр 2019 елда булган. Шуннан бирле ханымның сәламәтлеге кайткан. Шарлотта исә дингә бирелгән һәм христиан динен актив рәвештә тарата башлаган.
Марат Вәлиев фотосурәте.