Яңа фәнни алга китеш алопециядән (пеләшләнү) җәфаланучы миллионнарча кешенең яшәү сыйфатын төптән яхшыртырга вәгъдә итә.
Cosmo Pharmaceuticals компаниясе инновацион класкотерон препаратын клиник сынауларның өченче фазасын тәмамлаган. Әлеге компания соңгы 30 елда пеләшләнүдән өр-яңа чара тәкъдим итә.
Класкотерон - чәчләрне коючы гормонны "бикләп", баш тиресенә максатчан рәвештә тәэсир итәүче крем. Препаратның төп өстенлеге - организмга минималь тәэсире. Башка даруларга караганда аның зыяны (побочки) бик аз дип раслана.
Клиник сынауларда АКШ һәм Европадан 1465 ир-егет катнашкан һәм нәтиҗәләр куанычлы булган. Препаратны куллануның беренче этабында чәчләрнең 6,39 тапкыр тизрәк үсүе теркәлгән. Икенче этапта класкотерон эффекты 168 процентка җиткән.
Якын вакытларда компания тиешле сынауларны тәмамлаганнан соң, препаратны киңкүләм җитештерүгә теркәтәчәк. Сертификация уңышлы үткән очракта пеләшләнүгә каршы инновацион чара якын вакытларда сатуга чыгарылачак. Шуңа күрә, кызыксынучылар, искә алып күзәтеп-көтеп торыгыз.