Нинди генә ачышлар ясамый галимнәр! Алар миллионнарча еллар үткәнне дә ачыклый, миллионнарча елларга алга да карый белә. Менә тагын кызыклы гына бер ачышлары: раслауларынча ерак-ерак киләчәктә Җирдәге тәүлек әйләнәсе дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырларга артырга мөмкин. Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының гыйльми хезмәткәре Максим Пупков фаразлавынча, планетабыздагы тәүлек озынлыгы мең сәгатькә кадәр җитүе ихтимал.
Галим аңлатуына ярашлы, Җир һәм Айның бер-берсенә йогынтысы Җир планетасының әйләнүен акрынайта. 2,5 млрд. елдан соң Җир һәм Айның әйләнүе синхронлашырга мөмкин, ягъни алар икесе дә бер тизлектә әйләнә башларга мөмкин.
Сихронлашкан очракта Ай Җирдән ерагаюын туктатачак һәм үзенең орбитасында тотрыклы хәлгә киләчәк. Шулай булган очракта Җирнең үз күчәре тирәсендә бер тапкыр әйләнүе мең сәгатькә җитәчәк. Әлеге вакытта Җирдән Айга ара ераклыгы 384 мең километр тәшкил итә, әмма Ай бездән ел саен 4 сантиметр чамасы ерагая бара икән. Айның Җирдән ерагаю арасы 480 - 520 мең километр тәшкил итүе өчен, 2,5 тән алып 3,75 млрд. елга кадәр вакыт кирәк булачак.
Тәүлек мең сәгатькә җиткән очракта кешелек дөньясы булырмы-юкмы - галимнәрнең ул хакта белдерүләре юк.