Мисырның Александрия шәһәре ярларындагы су астында бик борынгы кораб табылган. Галимнәр корабның борынгы Рим империясе чорында кәеф-сафа кору, ләззәт "диңгезендә йөзү" өчен корылган булуын ачыклаган. 35 метр озынлыгындагы үз заманасы өчен үтә затлы булган кораб безнең эраның беренче гасырында төзелгән.
Судно борынгы грек тарихчысы Страбон тасвирлануына туры килә. Тарихчы Александриядә безнең эраның 29-25 елларында булган. Борынгы кораб байларның күңел ачу прогулкалары өчен тәгаенләнгән булган, корабны 20дән артык ишкәкче йөреткән. Галимнәр бу табышка бик шатланганнар һәм аны гадәттән тыш дип атаганнар, чөнки мондый борынгы кораб Мисырда беренче тапкыр табылган.
Ләззәт корабы безнең эраның 50нче еллары тирәсендә җир тетрәү вакытында суга баткан дип саный тарихчылар. Чөнки шушы ук һәлакәт Тапосирис Магна гыйбадәтханәсен һәм аның янындагы диңгез портын җимергән.
Фото: Diman_Diver / Shutterstock / Fotodom