Болар кызыклы!
12 Декабря 2025, 06:16

Һава торышы турында

Чаңгыларны әзерләргә була!  

Һава торышы турындаҺава торышы турында
Һава торышы турында

Чаңгыларны әзерләргә була!

 

Синоптиклар белдерүенчә, бүген, 12 декабрьдә, республикада бераз кар явачак, кайбер районнарда бозлавык хасил булыр.

Көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә. Көндез һава температурасы -3, -8° тәшкил итәчәк.

Шимбә, 13 декабрьдә, кар явачак, юлларның аерым участокларын кар күмәчәк. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә -5, -10°, көндез -1, -6°.

Якшәмбе, 14 декабрьдә, урыны белән көчле кар, буран көтелә. Юлларда кар көртләре салыр дип көтелә. Җил көньяктан, урыны белән көчле исә. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3, -8°, урыны белән -13°ка кадәр җитәчәк.

Фото: 

 Марат Вәлиев,

ru.pinterest.com

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас