Болар кызыклы!
10 декабрь 2025, 12:47

Зубрлар бездә үрчерме?

2023 елның гыйнварында Башкортстанда зубрлар популяциясен тергезү башланган иде.

Зубрлар бездә үрчерме?Зубрлар бездә үрчерме?
Зубрлар бездә үрчерме?
Морадым тарлавыгында Белоруссиядән кайтарылган зубрлар яши башлагач, паркка килүчеләр саны арткан. Әлеге вакытта анда 23 зубр яши. Хайваннар үзләрен яхшы хис итә, кар яту белән аларны вольерларга китерәчәкләр. Теләгән һәркем паркка килеп, әлеге җанварларны күрә ала, ди БР Экология һәм табигатьтән файдалану министры Нияз Фазылов. 
Караучылары урман җанварларын яхшы сыйлыйлар: аларның һәркайсы һәр көнне ике бидрә кишер, 4 кило солы, 10 кило печән, 2 кило бәрәңге ашый. Боларга өстәп, алар шомырт, усак, акация, зирек каерылары белән туклана. 
Билгеле булуынча, 2023 елның гыйнварында Башкортстанда зубрлар популяциясен тергезү  башланган иде. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Белоруссиягә эш сәфәре белән баргач, республикага зубрлар алып кайтып үрчетүне тәкъдим итте. Минскида аның идеясен хуплаганнар.
Эшкә республика галимнәре дә кушылды. Эшче төркемгә кергән белгечләр төбәктә аларны уңышлы үрчетеп булуын ачыклаган. 2023 елның февралендә Русия Табигать министрлыгы зубрларны күчерү идеясен хуплый. Шушы елның маенда тәүге 9 зубр, декабрьдә тагын 9 зубр кайтарылган һәм алар Күгәрчен районындагы Морадым тарлавыгана урнаштырылган. Биредә урман да калын, җитештерү тармагы да, авыллар да юк. Боларның барысы бергә зубрларга Көньяк Уралда үрчү мөмкинлеген бирәчәк. Бүгенге көнгә зубрларның биш бозавы туган. Димәк, 19-дан 23-кә артканнар. Тулы кыйммәтле көтү булсын өчен, аларның саны илледән дә ким булмаска тиеш. Шул чакта алар яхшы үрчем бирәчәк.
Әйткәндәй, кешелек дөньясы зубрларны үтереп бетергән булган диярлек. Үткән гасырда аларның саны нибары 48-гә калган булган. Уртак тырышлыклар белән соңгы 90 ел эчендә дөньяда зубрлар көтүе саны 8461-гә җиткән.  Ләкин алар барыбер дә бик аз әле. Кеше ярдәм итмәсә, зубрларны җир йөзеннән юкка чыгу куркынычы сагалый. Шуңа күрә аларны саклау буенча илдә махсус стратегия кабул ителгән. 
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас