

Тиздән Яңа ел! Иске хаталарыңны оныт! Яңаларга планнар кор!
**
Быел 1 гыйнварга каршы төндә кешеләр Яңа елны каршылаудан бигрәк иске елны сөенеп озатыр кебек...
**
Сезнең суыткычка да “Яңа елга!” дигән ризык урнаша башладымы?
**
-Ни өчен Яңа ел иң күңелле бәйрәм?
-Иске елны үткәрә алуыбызга шатланабыз.
**
Берәрегезнең өендә ашарга юкмы? Алайса бездә бар нәрсә дә -Яңа елга!
**
31 декабрьдә чыршы сатып алдым. Кулланучыларның хокукларын яклау законына ярашлы, туры килмәде дип, чыршыны 13 гыйнварда кире кайтара аламмы?
**
Узган елга нәтиҗә ясаганда, минем өчен ул бик уңышлы үткән: мин өйләнмәдем һәм ипотека алмадым.
**
Балаларыгызның Яңа елны өйдә каршылавын теләсәгез, үзегез берәр кая китегез.
**
-Хатыныңа Яңа елга нәрсә бүләк иттең?
-Таиландка путевка.
-Ә ул?
-Ул шунда очты.