Болар кызыклы!
10 Декабря 2025, 06:19

Уфага Кыш бабай поезды килә

Состав илнең 70 шәһәрендә булып, 20 меңнән артык чакрым юл үтәчәк.

Уфага Кыш бабай поезды киләУфага Кыш бабай поезды килә
Уфага Кыш бабай поезды килә

Традициягә ярашлы, Кыш бабай поезды 19 ноябрьдә Владивостоктан юлга кузгалган. Бәйрәм өләшүче поезд 11 гыйнварда Кыш бабайның туган җире - Бөек Устюгка барып туктаячак. Бу вакыт эчендә әкияти состав илнең 70 шәһәрендә булып, 20 меңнән артык чакрым юл үтәчәк. Башкортстанга килгәндә исә, Кыш бабай поезды башкалабыз Уфада һәм Стәрлетамакта туктаячак. 14 декабрьдә поезд Уфага килеп җитәчәк. 11.00 сәгатьтә башланачак бәйрәм программасы кичке 17.00 сәгатькә кадәр барачак. Икенче көнне поезд Стәрлетамакта тукталачак. Ул перронда 19.10 сәгатькә кадәр торачак. Һәр шәһәрдә бай мәдәни программа оештырыла: Кыш бабай белән очрашу, артистлар һәм аниматорлар чыгышлары, вагоннарга кереп, төньяк сувенирларын карау мөмкинлеге булачак, фотокупе, вагон-ресторан һәм беренче тапкыр Кар королевасы вагоны да булачак.   "Башинформ" буенча.

Кыска яңалыклар белән безнең МАХ каналында таныша аласыз. МАХка кушылыгыз!

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас