

Яңа елда үз парын табып, ак күлмәк киясе килгән кызларга түбәндә язылганнарга битараф калмаска киңәш итәбез.
*Яңа ел бәйрәмен, һичшиксез, яңа күлмәктә каршылагыз.
*Бәйрәмдә эчке киемнәрегез кызыл төстә булсын. Кызыл төс - мәхәббәт, наз төсе.
*Былтыргы календарьне яндырырга кирәк. Элекке сөйгән кешегез бүләк иткән кием һәм бизәнгечләрне кияргә киңәш ителми.
*Өй җыештырмагыз. Кияүгә чыгарга теләгән кызлар 31 декабрьдә идән дә себерми, тузан сөртергә дә тиеш түгел. Өегезне 4-5 көн алдан ялт итеп җыештырып куегыз.
*Яңа ел табыны ни кадәр мул, матур булса, тормышыгыз да шулкадәр матур, ирегез бай булачак. Бигрәк тә баллы тәм-томнар куярга онытмагыз.
*Бәйрәм табыны әзерләгәндә алъяпкычыгызны юешли күрмәгез. Югыйсә булачак ирегезнең эчкече булу куркыныч бар.
*Бәйрәм табыны әзерләгәндә кыз күлмәген пычратса, бик тиздән туй күлмәге кияр.
*Булачак киявегезнең төс-кыяфәтен беләсегез килсә, каз-үрдәк кыздырыгыз. Нык пешеп бетмәсә - аксыл, көйсә - кара чәчле булыр.
*Сәгать 12 сукканда 12 йөзем ашап, булачак туегызны күз алдына китерсәгез, яңа елда, һичшиксез, кияүгә чыгарсыз.
*Яңа елга берничә минут кала 7 бәләкәй кызыл шәм яндырырга кирәк. Сәгать унике тулганчы шәмнәр янып бетәргә тиеш.
*Кызның булачак кияве янында булмаса, ике ир кеше арасына утырырга кирәк. Ул ирләр якын туганнардан булырга тиеш.
*Яңа ел төнендә кияүгә чыкмаган кыз бер стакан сөтне өстәл өстенә куя. Ул өч көннән эчемәсә, туйга әзерләнә башларга мөмкин.
*Яңа елдан соң кайсы ир-егетне очратуга игътибар итегез. Дустыгызны күрсәгез, булачак кияү дуслар арасыннан булыр. Хезмәттәшегезне күрсәгез - хезмәттәшләрегез арасыннан булыр.