Болар кызыклы!
10 Декабря 2025, 10:07

Бу кыш "рекордлы салкын" булырмы?

Вильфанд нәрсә ди?

Бу кыш "рекордлы салкын" булырмы?Бу кыш "рекордлы салкын" булырмы?
Бу кыш "рекордлы салкын" булырмы?

Вильфанд нәрсә ди?

 

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе кыш аеруча салкын булачак дигән хәбәрне шәрехләгән иде. Аның сүзләре күпләрне гаҗәпләндерде. Шулай булгач, русиялеләргә нәрсәгә әзерләнергә соң — тун алыргамы яки көзге аяк киемен ерак җыймаскамы?

 Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шау-шулы, ләкин расланмаган белдерүләр аркасында паникага бирелмәскә чакырды. Ул һава торышының сезонлы фаразлары чынлыкта ничек формалашуын һәм аларны бәяләгәндә чыннан да нәрсәгә йөз тотарга мөмкин булуын аңлатты. Эксперт ассызыклаганча, фән һәм технологияләр үсешенең хәзерге дәрәҗәсендә андый ерак киләчәккә конкрет саннар белән төгәл фаразлау мөмкин түгел.

 "Киләсе кышның нәкъ менә нинди булачагын беркем дә белми, — дип аңлатты Вильфанд"АиФ" белән әңгәмәдә. – Озак вакытлы фаразлар – ул һәрвакыт катлаулы бурыч, чөнки атмосферада һәрвакыт билгесезлек элементы бар. Прогнозны никадәр алданрак төзергә тырышсак, бу билгесезлек шулкадәр күбрәк йогынты ясый. Ул атмосферада принципиаль рәвештә алдан әйтеп булмый торган очраклы процесслар булуы белән бәйле". Ул булачак экстремаль салкын кыш турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Белгеч сүзләренчә, борчулы фаразларга карамастан, киләсе сезон төгәл "рекордлы салкын" булмаячак.

Пәнҗешәмбе көнне, 11 декабрьдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар ява. Җил көньяктан, уртача тизлектә. Төнлә -6, -11°, урыны белән -16°, көндез -4, -9°.

 Җомга көнне, 12 декабрьдә, бераз кар ява. Көньяктан  уртача тизлектә җил исәр. Һава температурасы төнлә -4, -9°, урыны белән -14°, көндез -2, -7.

 

Марат Вәлиев фотосы.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас