Болар кызыклы!
10 Декабря 2025, 09:42

«Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»

Сүз уңаеннан: «Хәзерге заманда иң шәп кияү – кредитсыз кияү»  

«Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»«Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»
«Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»

Сүз уңаеннан: «Хәзерге заманда иң шәп кияү – кредитсыз кияү»

 

 

Кияүгә чыгарга теләүче кызларга яучыдан 3 нәсыйхәт!

Русия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина кияүгә чыгарга теләүче кызларга 3 киңәш бирде.

 

Беренче киңәш!

Ир-егетнең әнисенә карата булган мөнәсәбәтенә карарга. «Мин һәрбер кызга шундый киңәш бирәм. Әнисен тыңлыймы ул егет? Әгәр дә әнисен тыңласа, сине дә яратачак. Кыз бала әнисенә кычкыручы, каршы чыгучы ир-атны сайласа, ул ир хатынына да нәкъ шундый мөнәсәбәттә булачак. Үземнең булачак ирем белән аралашып-күрешеп йөргәндә, миңа иң тәэсир иткәне, йөрәгемнең ныграк тибә башлавы сәбәбе – әнисе турындагы сүзләре. Аның турында сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр акты аның – шул вакытта мин аңа гашыйк булдым. 30 ел бергә яшибез, бер дә үкенгәнем юк. Аның әнисенә булган мәхәббәте миңа да иреште», – диде ул.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да «ир-ат нәселендә, гаиләсендә хатын-кызга нинди мөнәсәбәт булса, үзен шулай тотачак» дигән фикерне хәдис белән исбатлады.

Икенче киңәш!

Социаль челтәрләрдә ачык фотолар урнаштырмаска.

Һәрберебез интернетка иң матур фотоларын куя. Ул фотоларда гаүрәтләрегезне каплагыз! Ир-атлар сезне җенси мөнәсәбәтләр өчен генә түгел, ә сезне шәхес буларак, эчке дөньягызны яратсыннар.

Өченче киңәш!

Бай ир эзләргә түгел, ир-егетнең һөнәрле булу-булмавына карарга кирәк. «Мин бер кызга да байны сайларга, көтәргә киңәш итмәс идем. Төрле кешеләр белән аралашам, бай гаиләләргә дә керәм, әмма мин аларны бик бәхетле димәс идем. Күбесендә бәхет юк. Ә нәрсәгә ул акча, әгәр дә ул сине бәхетле итмәсә?! Ирне сайлаганда аның һөнәрле булу-булмавына карарга кирәк. Шуңа күрә, бай буласың килә икән, күзләреңне мемелдәтәсең дә авызыңны йомасың, ә бәхетле буласың килсә, гади, үзең кебек, намуслы кешене сайларга кирәк», –дип йомгаклады яучы.

Чыганак: Интертат

Фото: interesnosti.mediasole

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас