Болар кызыклы!
5 декабрь 2025, 07:36

Киләсе елда нинди төс модада булачак?

Белгечләр аны үтә җентекле сайлаган.

Киләсе елда нинди төс модада булачак?Киләсе елда нинди төс модада булачак?
Киләсе елда нинди төс модада булачак?
Pantone  халыкара тикшеренү институты 2000 елдан алып елның төп төсен игълан итә.  Компания егерменче гасыр уртасында төс сайлауның санлы индикация кулланылучы стандартлаштырылган системасын уйлап чыгарган. Төс үрнәкләре даими рәвештә махсус каталогларда дөнья күрә. Мәсәлән, экспертлар 2025 елның төп төсе итеп "17-1230 Mocha Mousse" көрән (коричневый) төсне сайлаган. 
Әлеге тикшеренү институты 2026 елның төп төсен игълан иткән. Алдагы елда "11-4201 Cloud Dancer",  ягъни болытсыман ак төс ("Болытта биюче") модада булачак. Бу төс яңа башлангычларга омтылуны һәм тынычлыкны чагылдыра, дип белдергән институт директоры Леатрис Эйсман.
Белгечләр ул төсне  үтә җентекле рәвештә сайлаган. "Әгәр ап-ак төсне сайласак, ул без эзләгән табигый төс була алмас, ул стерильлек һәм изоляциягә охшап калыр иде",- дип аңлата институт белгечләре. 
 
Фото: Pantone Color Institute
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас