Вакыйга болай булган: 32 яшьлек ир заты Окленд шәһәренең ювелир кибетендә сатуга куелган Фаберже йомыркасын йоткан. Алтын йомырканың зурлыгы - 8,4 сантиметр. Йомырка эчендә якут күзле алтын сигезаяк яшерелгән.
Карак кибеттән сиздермичә чыгып китәргә өметләнгән, ләкин аны вакыйга урынында кулга алганнар. Хәзер полиция иртәме-соңмы йомырканың табигый юл белән чыгуын көтү белән мәшгуль ди. Бу хәлне күз уңыннан ычкындырмас өчен полиция хезмәткәре каракны күз дә йоммый күзәтүдә тота икән.
Фото: Owen Humphreys / PA Images via Getty Images