

Илнең төп Яңа ел чыршысын Кремльгә 10 декабрьдә китерәчәкләр.
Яңа ел сылуының биеклеге 26 метр, кәүсәсенең юанлыгы-64 сантиметр, ә аскы ботакларының кдиаметры – 11 метр.
Илнең төп Яңа ел чыршысын 8 декабрьдә кисәргә планлаштыралар, дип ачыклык кертте Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты матбугат хезмәте. Традиция буенча чыршы махсус автопоездда китереләчәк. Аны Мәскәү Кремленең Спас манарасы капкасы аша алып керәчәкләр, аннары Собор мәйданына урнаштырачаклар. Монтажлау, бәйрәмчә бизәү эшләре заманча технологияләр кулланып башкарылачак.