Кайсыбер кешеләр уйламаган җирдән акчалы булып китә. Аның өчен уңышлы булып туарга кирәктер инде. Әнә Таиландта 55 яшьлек хәрби-диңгез көчләре офицеры Краис Нунпрадит кесәсенә дә саллы гына акча кергән.
Моннан 9 ел элек Нунпрадитның балык тоту ятьмәсенә ниндидер оешкан нәрсә эләккән. Тәҗрибәле диңгезче буларак ул моның кашалот косыгы ягъни амбра булуын чамалап алган.
Ул табышын 9 ел буена өендә саклаган. Акчага мохтаҗлыгы тугач, Нунпрадит табышын сатарга карар иткән. Ул матдәнең кечкенә үрнәген белгечләргә тикшерүгә биргән. Анализ диңгезче фаразының дөрес булуын күрсәткән.
Оешкан матдәнең, ягъни амбраның авырлыгы 55 килограмм булган. Кара базарда аның хакы миллионнарча долларга җитә икән. Ир табыш җинаятьчеләрне җәлеп итәр дип шүрләгән, шул сәбәпле ул аның турында беркемгә дә сөйләмәгән. Ул кыйммәтле табышын арадашчылар булышлыгы белән дә сатарга теләмәгән, нибары миллион батка (2,4 млн. сум) сатарга ризалашкан.
Нәрсә ул амбра? Амбра - ул кашалотның ашказаны-эчәк юлларында эшкәртелүче үтә кыйммәтле матдә. Кешеләр аны парфюмериядә файдалана. Базарда аның бер килограммлы аеруча сыйфатлы үрнәкләре өчен 40 мең долларга кадәр (3,6 млн. сумга якын) түләргә әзерләр.
Фото: ViralPress