Германиядә яшәүче Пумукель кушаматлы ат дөньяда иң бәләкәе итеп танылган. Атның биеклеге нибары - 52,6 сантиметр.
Пумукель үзенә кадәр рекордсмен булып саналган Польшада яшәүче Бомбель кушаматлы аттан 4 сантиметргә тәбәнәк. Бәләкәчне "Гиннессларның рекордлар китабы"на керткәннәр.
Хуҗабикәсе Карола Вайдеманн әйтүенчә, аңа аны 2020 елда ат эзләү белән мәшгуль булган әхирәте тапкан. Ул чакта Пумукель нибары 5 айлык, буе 47 сантиметр булган. "Мин аны күргәч тә шаккаттым, беркайчан мондый бәләкәй ат күргәнем юк иде",- дип бүлешә тәэсирләре белән Карола.
Малкай махсус рәвештә бәләкәй итеп чыгарылмаган, аның гәүдә зурлыгы - табигать ялгышы. Бәләкәй булуына карамастан, Пумукель гадәти зурлыктагы атлар янында үзен яхшы хис итә һәм хәтта хуҗабикәсенә кайсыбер эшләрдә булыша да икән. Атым бик иркә, үзен сыйпаганны, кочаклаганны ярата, ди хуҗабикәсе.
Мондый атны итәккә бастырып та сөеп буладыр инде.