Болар кызыклы!
28 Ноября 2025, 09:01

Көлке көлә килә...

Арба башында баручы бер хатын, нык итеп өшегәч, машина түбәсен шакып, водительдән туктавын сорый.

Көлке көлә килә...Көлке көлә килә...
Көлке көлә килә...

Арба башында баручы бер хатын, нык итеп өшегәч, машина түбәсен шакып, водительдән туктавын сорый.

   -Туңдым, бигрәк каты җил исә, җәяүләп атлыйм әле.

   Машинадан төшеп, бераз атлаганнан соң ул, аптырап, үз-үзенә әйтеп куя:

   -Нигә дип кенә төштем икән, менә бит җил дә туктады...

                                       ***

-Үзеңнең машинаңны урлаганнар, кем урлаганын да беләм дисең хәтта. Нигә полициягә хәбәр итмисең, ә?

   -Көтим әле: бераз ремонтласын башта...

Фото: funny.klev.club

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас